УРЛА’У ф. 1) Нәрсәне дә булса рөхсәтсез һәм яшерен рәвештә алу, үзләштерү. Менә Сәмигулла абзый таягын ишегалдында калдырган. Синең малаең шуны урлаган. А.Гыйләҗев. Җитмәсә, юлга дип алган азыгын беренче көнне үк төенчеге-ние белән урладылар. А.Хәлим

2) Кызны качырып алып китеп, туйсыз гына өйләнү. Шулай бер ай үтте, ике ай үтте. Кызны урларга һаман җай юк бит. Саклыйлармы-саклыйлар. А.Шамов. Ләкин шунысын тәгаен әйтә алам: минем белән әнә шул «сөйләшүдән» соң ике көн үтүгә, Габдулла Халисәне урлап алып кайткан, һәм алар, язылышып, бергә тора башлаганнар иде. В.Нуруллин

Урлап бетерү Булган берсен урлау, берни дә калдырмау. Ул акчаның яртысын барыбер урлап бетерәчәкләр. З.Хәким

Урлап карау Сынау максаты белән урлау, урларга тырышу. Шундый заман килде: берәүләр ачтан үлә, икенчеләр урлап карый, тотыла, аны кыйнап үтерәләр. Л.Гыймадиева

Урлап тору Әледән-әле, даимән урлау. Елкылдап торган кызгылт сары озын йомшак йоны (кешеләр аның туып торган бөтен балаларын шул матур йоны өчен урлап торалар бит) йолкынып беткән. Ә.Әминев

Урлый башлау Урларга тотыну. Бу юлы инде Нарул белән Фидрат икәүләп, Иншар өйрәтүе буенча, кибеттән тегене-моны урлый башладылар. З.Мурсиев

Урлый бирү Бернигә дә карамастан урлау эшен дәвам итү. Кыз урлауны Совет власте декретлары белән үк тыйды. Ә егетләр күзләре төшкән чибәркәйне барыбер урлый бирәләр. А.Хәсәнов

Урлый язу Чак урламый калу. Сине бала чакта да урлый язганнар иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә