УРЛАТУ ф. йөкл. юн. к. урлау. Җаваплылык зур шул – хөкүмәт акчасы. Урлатсаң, гомерең җитмәс түләргә. А.Хәмзин. Фермадагы өч үгезне урлатканнан соң, элеккеге каравылчы Мирхәйдәр кечкенә гәүдәле чәңгелдек этенең муенына таш бәйләп су астына җибәрде дә каладан зур овчарка сатып алып кайтты. З.Хөснияр

Урлата язу Чак урлатмый калу

Урлатып бетерү Булган берсен урлату. Барыбер урлатып бетерәсез дип, безнең ихтыяҗларга дигән акчаны «кыса» башламагайлары, дигән куркыныч бар, ахры. Безнең гәҗит

Урлатып тору Әледән-әле урлату

Урлатып яту сөйл. Күрәләтә яки тыю мөмкин була торып урлату. Син нәрсә, Мәүләви, ди, дәүләт утынын урлатып ятасың анда, ди. Г.Кашапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә