УРДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. уру. Балдыз, урак өсте җитә бит, шуңарчы кодача терелмәсә, ни кылырбыз, дим? Арышыңны кем урыр? Кешедән урдырсаң, ун поттан ким алмаслар. К.Тинчурин. Утырып калган игенне, кар төшкәч тә, хатын-кызны яланга куып чыгарып, урак белән урдырдылар. З.Зәйнуллин 2) к. уру ( 1 мәгъ.). Тик хәзер инде монда башка малайлар урак урдыра... Р.Миңнуллин. Комбайнда Әти иген урдыра. Ул – алдынгы, һич ял белми, Иптәшләрен уздыра. З.Мурсиев Урдыра башлау Урдырырга тотыну. Бүген, улым, бодай урдыра башлыйбыз, дип китте. М.Хуҗин Урдырып бетерү Тулысынча урдыру. Көз җитеп, каты кыраулар да ешая башлагач, ул, тарым әрәм булыр дип куркып, тиз арада урдырып бетерү өчен, кәҗә бәрәнен суйган да өмә ясаган. Г.Ибраһимов Урдырып карау Сынау, белү өчен урдыру. – Алар безгә килеп урдырып карасыннар шул хәтле, аннан сөйләшербез, – дигән иде. Т.Миңнуллин Урдырып чыгу Беткәнче, тулысынча урдыру. Сүзенең азагында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе басу читләрен урдырып чыгу зарурлыгы турында искәртте. Биектау хәбәрләре |