УРДУ и. Һинд-Европа телләр семьясына кергән, фарсы теленең зур йогынтысын кичергән Пакьстанның дәүләт теле, шулай ук Һиндстанның рәсми телләреннән берсе. Таҗик, үзбәк, гарәп, фарсы, урду, пушту, рус, татар телләрендә аралашучы ошбу дин кардәшебезне үзебездә төпләндереп калдырырга иде бит. Г.Гомәр. Атасы Пакьстанда илчелектә эшләгәндә, шунда күчеп барып, урду телен өйрәнгән. Т.Әйди |