УРДАЛЫ с. 1. 1) Урдада яшәүче, урда вәкиле булган. Күптән түгел М.Әхмәтҗанов тапкан гәйнә төркеменең бабалары күрсәтелгән шәҗәрәдән күренгәнчә, алар Аксак Тимер Болгарны җимергән дәвердә (XIV йөз ахырында) Биләр шәһәреннән күчкәннәр, кабиләләре буенча боркыт булганнар, ягъни Алтын Урдалы татарлар булып санала алалар. Д.Исхаков 2) иск. Урдасы, зур гаскәре булган 3) күч. иск. Химаясе, яклар көче булган. Урдалы елан белән уйнама. Әйтем 2. и. мәгъ. Урда кешесе, урда вәкиле. Урдалылар беренче ыргымда ук өстенлекне үз кулларына алды. М.Әмирхан. Мишәрне хәзәргә яки угызга ялгау, кыпчак, урдалы итеп күрү дә бар. Безнең гәҗит |