УРДА и. тар. 1) Урта гасырларда башында хан торган дәүләтнең башкаласы, шулай ук ханның тирмәсе корылган ставка. Казаяклар өчен Күгән би үз урдасында киез өйләр кордырды, казан асарга дип, бер көтү сарык бирде. Н.Фәттах. Беркөнне Олы хан урдасыннан килгән чапкын хәбәрче ыру халкына мөһим сүз ирештергән: «Кем дә кем хан кызын үзенә хатын итеп алырга тели, шул кеше, мәйданга чыгып, бер чакрым ераклыкта йөргән кыр үрдәген атып алырга тиеш». Г.Гыйльманов

2) Урта гасырларда башында хан торган эре феодаль дәүләт яки күчмә кабиләләр берләшмәсе. Нугай урдасы халкы Иделдә һәм Көньяк Уралда XI –XII гасырлардан бирле яшәгән кырык угыз, каңлы, кыпчак кабиләләрен дә берләштергән төрки-татарлардан оешкан. И.Хуҗин. Шуңа күрә татарларның бу җирләрдә төрле дәүләтләр оештырып, әле кодрәтле каганатлар, әле Ак Урдалар, әле Күк Урдалар, әле Алтын Урдалар, төрле ханлыклар төзеп яшәүләре бер дә гаҗәп түгел! Ф.Бәйрәмова

3) иск. Гаскәр, армия. Сансыз татар урдам бар, Алтын егач тәхетем бар. Дастан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә