УРГЫЛУ ф. 1) Көчле агым белән, сикереп-сикереп, ташып-ташып агу. Ә яңгыр һаман ява да ява, гөрләвекләр ташкын булып зур елгаларга ургыла. И.Сираҗи. Йомшак токымнарны елга акрынлап юа, ә юылуга бирешми торган каты токымнарның өскә чыккан өемнәре бусагалар барлыкка китерә. Алар аша үткәндә, су ургылып ага һәм күбекләнә, су тамчылары биеккә чәчри, су өермәләре барлыкка килә. Башлангыч география курсы 2) Көчле басым белән бәреп чыгу. Нефтьчеләр Олы су башында, Карама куышта, ике җәй яттылар, нефтьләре чыкмаган, казыган тишекләреннән ачы су ургылып ага, ди. А.Гыйләҗев. Аннары, ул тоннель әнә тегендә генә, дөрес, авызында таш җимерелгән, ләкин елга күтәрелгән вакытларда, ул тишек аша су ургылып агып чыгып тора. З.Мурсиев 3) Тоташ агым булып уралып-уралып керү, чыгу, исү, күтәрелү. Күккә ялкын ургыла, төтен күтәрелә, як-якка очкыннар чәчри. Р.Кәрами. Һәй, качып кына мичкә чи утын ягалармыни: төтене барыбер морҗадан өскә ургыла. Н.Гыйматдинова 4) күч. Омтылу, ашкыну, ургу. Күңелемдә хисләр ургыла да Чиртә башлый нечкә кылына. Н.Әхмәдиев. Салават тезгенен кагып куюга, ак бия язгы ташкындай алга ургылды, чегән балалары, чинашып, балаганга кереп качтылар. Җ.Мостафин Ургыла башлау Ургылырга тотыну. Ә бермәлне инде яу кырын ташлап качкан ростовлылар Суздаль каекларына ургыла башлады. В.Имамов Ургылып тору Озак вакыт дәвамында ургылу; әле, хәзер ургылу. Ике көн буе әнә шул трубадан нефть катыш су ургылып торды. М.Хәбибуллин |