УРГЫЛ и. 1. Елганың томырылып, ургып, кызу аккан урыны. Әлеге чакырулы кичәдә шоңкар күзле Тансыкбаевның башына менә шундый уйлар килде, һәм --- ул, дәрьяның ургылына чумудан ләззәт алган оста йөзүче-гаувас сыман, артканнан-арта баручы дәртле омтылышлары һәм көчле теләкләре дулкынында тирбәлә иде. Ч.Айтматов

2. с. мәгъ. Ургылып, уралып-уралып ага торган. Тубыл елгасын уздык. Себер башланды. Иге-чиге булмаган тайга чытырманлыклары, яссы таулар, мул сулы ургыл елгалар. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә