УРГУ ф. сөйл. к. ургылу. Яшь гомердәй җирдән яшел чишмә ургый, кырда безнең хисләр кебек серкә уйный. К.Сибгатуллин. Уем белән һәрчак, дуслар, Мин сезнең яныгызда. Ургыган чишмә булсамчы Сусаган җаныгызга! Ф.Дәүләтбаев

Ургый башлау Ургырга тотыну. Ә менә яз һәм көз көннәрендә минем иҗат чишмәм ургый башлый. И.Юзеев. Берзаман курай тишекләреннән төтен ургый башлый. Р.Батулла

Ургып тору Даими, гел ургу; хәзер, әле ургу. Хәйләкәрлек белән мәкерлелек агулары синнән тау чишмәсе кебек ургып тора. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә