УРБАНИЗМ и. лат. 1) Сәнгатьтә һәм әдәбиятта хәзерге зур шәһәр тормышын сурәтләү һәм тасвирлау күренеше. Икенче яктан, теге яки бу күләмдә Шәрык традицияләрендә тәрбияләнгән, хатын-кыз матурлыгын һәм табигатьне үтә сак мактауга гадәтләнгән, гөлчәчәк, сандугач, ал таң, былбыл кебек традицион сурәтләргә ияләнгән укучыларга Уитмен шигырьләрендәге ачыктан-ачык бәдәни мотивлар, көчле урбанизм, тән культы артык кыю һәм сәер тоелырга мөмкин. Р.Мостафин. Рәсем сәнгатендәге урбанизм. Бу әсәргә урбанизм хас

2) XX гасыр шәһәр төзелешендә зур биналы гигант шәһәрләр булдыруны котылгысыз юл дип санаган юнәлеш. Урбанизм идеяләре. Урбанизм стилендәге бина

3) Халыкның күплегенә һәм шәһәр субкультурасына бәйле булган шәһәр халкына хас нормалар һәм әдәп кагыйдәләре җыелмасы

4) Автомобильле шәһәргә капма-каршы буларак кечкенә җәяүлеләр шәһәре (яки районы) булдыруны күздә тоткан шәһәр төзелеше концепциясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә