УРБАНИЗА’ЦИЯ и. лат. 1) Шәһәрләр саны арту процессы һәм дәүләтләрнең сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышының шуларда туплануы. Шуларның иң мөһимнәре дип түбәндәгеләрне атарга буладыр: бөтен цивилизацияле илләр өчен дә хас булган урбанизация, ягъни авыл халкының шәһәргә күченүе. И.Хуҗин. Урбанизация процессы көчәя, рус шәһәрләрендә татарлар ишәя... Р.Вәлиев 2) Авыл тормышына хас нәрсәгә дә булса шәһәр тормышына хас үзенчәлекләр, сыйфатлар бирү. Авылның урбанизациясе. Авыл тормышында урбанизация билгеләре |