УРАУЛЫ с. 1) к. әйләнеч. Ураулы шул, бигрәк ураулы Тарихларда калган юлыбыз. Р.Әхмәтҗанов. Бу тормышның юллары Ураулы һәм катлаулы. Р.Зәкуан 2) Билгеле санда уравы (III) булган. Мәһабәт гәүдәле, чибәр, таза вә сәламәт Мотыйгулла хәзрәт башына йөз ураулы ефәк чалма киеп йөри. Р.Батулла. Шунда гына хатын мине тавышымнан танып, ураулы башыма ишарә итеп: – Карале, әтисе, синең сукыр эчәгең башыңда идемени соң? – диде. Казан утлары 3) күч. Катлаулы; буталчык. Җөмләләр кыска. Ураулы мәгънә аңлата торган җөмләләр бөтенләй юк. Г.Ибраһимов |