УРА’У I ф. 1) Озын һәм нечкә яки тар нәрсәне дә булса берәр әйбер тирәли кат-кат әйләндереп чорнау. Фәһимә орчыктан җепне йомгакларга урады. Д.Каюмова. Таһирҗан муенындагы кулъяулык-шарфын чишеп алды да моңсу гына утырган Гәүһәриянең муенына урады. Г.Әдһәмова

2) Кемне яки нәрсәне дә булса әйбер белән бөтен яктан төрү. Мине утка салыр өчен Одеалларга урадың, Әнкәй, инде үзең дә бит Кайгыларга уралдың. Бәет. Аларны [чучка малайларын] өч тапкыр һәр көн чишмә суы белән генә юып, щетиналарын тарап, Пакьстаннан килгән йөнтәс йомшак сөлгеләргә урап кына киптерделәр. А.Гыйләҗев

3) сөйл. Тәмәкене, тарту өчен, кәгазь кисәгенә салып, көпшә формасында төрү. Тәмәке урап кабыза да бер-бер артлы суыра. З.Зәйнуллин

4) Кемне яки нәрсәне дә булса уртага алу, як-яктан камап, әйләндереп, чолгап алу

5) Эченә, үзенә кермичә яки янына ук килмичә, нәрсәнедер әйләнеп, читләтеп үтү. Әмма Михельсон бу отрядны урап уза. В.Имамов. Ә инде нинди батыр йөрәкле булсалар да, егетләр мәктәп директоры Мифтахның йортын урап узарга мәҗбүр. Д.Гыйсметдин

6) Нинди дә булса урынны берничә кат яки әйләнеч юл белән йөреп чыгу. Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым. Г.Зәйнашева. Гармун белән аю читтә торып торсын, аның белән җитәкләшеп урамны урап узулары гына да миңа искитмәле рәхәтлек бирә иде. З.Мәхмүди

7) Каплау, томалау, үз эченә алу. Шәһәремне алтын иген Дулкыннары ураган. Р.Газизов. Ә мине зур кайгы, тирән хәсрәт ураган. А.Гыйләҗев. Урады да кочагына Урлады сине буран. Р.Миңнуллин

Урап кайту 1) Каян да булса әйләнеп кайту, кая да булса барып кайту. Бар, балам, урамнарны бер урап кайт әле син. А.Мансуров; 2) Чит җирләрдә йөреп, ял итеп, гизеп яки эшләп кайту. Бер елдан урап кайтты ул. Уң кулының баш һәм имән бармагы юк иде. А.Хәлим; 3) Уйлап-уйлап та кабат баштагы ноктага, баштагы фикергә килү. Уйлый торгач, уйлары берсе өстенә берсе боҗраланып, һаман да шул элеккеге фикергә урап кайта торган булдылар. А.Хәлим

Урап алу Тиз арада урау. Дивар өстендә лас-лос китереп opган чукмар, кылыч авазлары ат иярләрлек вакыт буе гына яңгырап торды дa Рахман башкисәрләренең мәетләре каланы урап алган чокыр төбенә очты. В.Имамов. Германның авыр, кайнар гәүдәсе Ленизаны идәнгә кысып беркетте, гайрәтле куллары тәнен урап алды. М.Маликова. Башкортлар башлыкларын урап алдылар, нидер киңәштеләр бугай. Җ.Рәхимов.

Урап йөрү Озак вакыт дәвамында урау; хәзер, әле урау. Шомбыт кибетләрен урап йөреп, кабат чиркәү тавын йөгереп менеп соңга калган көннәрнең берендә, укытучының түземлеге бетте. Н.Гариф

Урап чыгу Башыннан ахырына кадәр урау, бөтен ягында да булу. Әле быелгы җәй уртасында гына бастырып куйган алачык тирәли ничәмә-ничә кабат урап чыкты инде. В.Имамов

Урый бару Торган саен ныграк урау. Үзем чабам, хыял болыты мине һаман да тыгызрак урый бара... А.Гыйләҗев

Урый башлау Урарга тотыну. Юк йомышларын бар итеп, цехның кызлары да яныннан ешрак урый башладылар. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә