УРАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. урау. Стартка кузгалыр алдыннан, барча җайдакларны мәйдан буенча бер кат ураттылар. В.Имамов. Башын марля белән уратып бәйләгән, өстеннән җете кызыл кәләпүш чәпәгән, чалбар балакларын кирза итекләренә кыстырып кигән, кашларыннан цемент, төзелеш тузаны коелып торган бу кеше, көтмәгәндә, үз ихатасында, аңардан өч-дүрт адымда гына басып торган ят адәмне күреп туктап калды. А.Хәлим

2) Чолгап алу, берәр кеше яки берәр нәрсә тирәсенә күпләп җыелу, туплану. Бабай курайда уйнавын туктатты да үзен уратып баскан халыкны барлагандай карап чыкты. З.Зәйнуллин

3) к. урау ( 4, 5 мәгъ.). Әти: «Зәй аша барыйк, анда юл ышанычлы», – дигән иде, әни каршы төште: «Әллә кайдан уратып йөргәнче, турыдан гына чыгыйк», – ди. А.Гыйләҗев. Ни чүпрәк сатучылар, ни теләнчеләр бу яклардан уратмый, авыл бит урман белән күмелгән иде. Н.Гыйматдинова

4) Нәрсәнең дә булса тирәсенә берәр нәрсә тоту; тирәләп, әйләндереп алу. Шул мәйданны рәшәткәләр белән ураттылар, дистәләгән спорт җайланмалары булдырдылар, атна саен конкурс-ярышлар үткәреп мәш килделәр. В.Имамов. Бәләкәй генә өй салды да шуны биек койма белән уратты. Н.Гыйматдинова

Уратып сөйләү Читләтеп, кинаяләп сөйләү, сүзне ерактан башлау. Мин кыек-мыек, уратып сөйләп тормыйм инде. З.Зәйнуллин. Башка иптәшләре ничек җавап бирергә белмичә калтырап утырганда, ул иң беренче булып билет ала да уймак кадәр фикерне йомгак зурлыгында итеп уратып-уратып сөйләп ташлый иде. Ф.Яруллин

Урата башлау Уратырга тотыну. Машинист, идарә тизлеген көйләп, арканны урата башлады. Ф.Зариф

Урата төшү Бераз урату; тагын да урату

Уратып алу Тулысынча урату; тиз арада урату. Җәлпәк ботаклы нарат агачлары белән уратып алынган йорт янына җиткәч, сарыга буялган биек коймалар артында эт өргән тавышлар ишетелде. А.Вергазов. Күзләреннән яшь ага малкайның. Күз алкаларын – ак тоз элпәсе, бу элпәне чебен-черки уратып алган. А.Хәлим. Бөтен ягыннан да чәнечкеле биек коймалар белән уратып алынган. В.Имамов

Уратып кую Алдан ук яки тиз арада урату. Азнакайда, Сугышлыда, Шөгердә, Бөгелмәдә алмагачларны, куян кимермәсен өчен, юкә кабыгы белән уратып куялар иде... Г.Әпсәләмов

Уратып тору Хәзер, әле урату; даими, һәрвакыт урату. Изге калкулыкны тирә-яктан су боҗрасы уратып тора, су боҗрасыннан соң – җир боҗра, җир боҗрасыннан – тагын су боҗрасы. Н.Фәттах

Уратып чыгу Булган бар җирне урату. Ниһаять, бөтен коридорларны да уратып чыгып, әйлән-бәйләннең башы музыка уйнаган уку залына кереп барганда, койрыгы әле икенче катка гына якынлашып килә иде. Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә