УРАНУ ф. 1) кайт. юн. к. урау. Пишкадәм, куркып, тиз генә юрганына уранды, рәнҗүле тавыш белән зарланырга кереште. Г.Мөхәммәдова. Шулчак ишек ачылды, ап-ак мамык шәлгә уранган, ак пирчәткә кигән түгәрәк кенә кыз килеп керде. А.Гыйләҗев 2) ялг. к. уралу ( 6, 7 мәгъ.). Тик, ак төтен, үтә күренмәле шәүлә тукталып калмады, нәрсәдер эзләгәндәй, һаман шул тирәдә уранды. З.Мурсиев. Озак уранды олы йорт тирәли, сарык буган бүре кебек шашты, күзенә ак-кара күренмәде. Р.Камал Урана бару Торган саен ныграк урану Урана башлау Уранырга тотыну. Автобус эче шулкадәр суынды ки, әбиләр, калтыранып, үзләре белән алган бишмәт-пальтоларына, мамык шәлләренә урана башладылар. Ф.Бәйрәмова. Ак каеннар яшел яулыкларына урана башлаган, җир өстенә хәтфә үлән башын төрткән, зәңгәр күк йөзендә кояш кичкә авышкан. Кызыл таң Урана төшү Бераз гына урану; тагын да ныграк урану. – Миңа калгач, шулай буласы билгеле инде... – диде Тәбрия һәм, куырылып, шәленә урана төште. Ф.Җамалетдинова Уранып бетү Тулысынча урану Уранып калу Тиз арада, кинәт урану. Мәмдүдә бусагадан атлап керүгә фәкыйрьлеккә уранып калды. Р.Батулла Уранып кую Тиз арада яки алдан урану. Борчылмасыннар өчен генә, калын сырмасы белән билгә кадәр уранып куя, я аны, калын итеп бөкләп, астына сала. Р.Рахман |