УРАН и. гр. 1) Орбитасы Сатурн белән Нептун арасында булган, Кояштан санаганда җиденче планета. Марстагы борынгы елга үзәннәре, Сатурн боҗрасындагы «киги»ләр, Уран белән Нептунның боҗралары, дистәләрчә яңа иярченнәр һ.б. кебек ачышларны ябып куярга, мәктәп дәреслекләреннән алып ташларга кирәк була! А.Тимергалин. – Менә болары – Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун планеталары, – дип дәвам итте сүзен Тим. З.Мәхмүди

2) Көмеш ак төсле радиоактив металл, химик элемент. Уранны җимереп тапкан бу радиоактив матдәләр туфракта һәм суда мең биш йөз ел яшиләр. Ф.Бәйрәмова. Җир кабыгы ярыкларына магманың агып керүе алмаз, сирәк металлар, мәсәлән, уран рудалары хасил булуга китергән. Материклар һәм океаннар географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә