УРАМАВЫЗ и. сөйл. Имеш-мимеш таратучы, сүз йөртүче, гайбәтче. Авылда урамавызлар күп була. Колактан колакка чыш-пыш сүзләр әйтелә, тел очларыннан ул чыш-пыш гайбәт галәмәте булып чәчри дә Гыйрфан мулланың өй түренә менеп кунаклый. С.Поварисов. Киленеңне әйтер идем. Урамавыз булды, һаман гайбәт сөйли, җирбит! М.Әхмәтшина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә