УРАМА и. 1) Озын полосалы әйбердән урап төрелгән төргәк; урам. Бер читкә махсус җайланмага клеёнка урамалары, парниклар өчен полиэтилен төргәкләре эленде. Д.Булатова 2) Озын тукыма кисәгеннән чалма рәвешендә баш тирәли чалына торган баш киеме. Нечкә билле, ука күкрәкле бишмәтләр кигән, ак урамалар ябынган ак чәчле, җыерчык битле, кайгылы күзле кимперләр, елап күзе кызарган киленчәкләр һәм шау-шулы җирне ярата торган сылу кызлар, ак тирмәләрнең берсеннән чыгып, берсенә кереп, нигәдер йөреп торалар. Г.Ибраһимов. Төрек гаскәриләренең урамалары 3) махс. Майга, йомыркага баскан төче камырны 2–3 мм калынлыкта тасма итеп кисеп, кайнап торган майга салып пешереп әзерләгән чәчәк формасындагы чәй яны азыгы. Бәби һәм бишек туйларында табында татлы ризыклар өстенлек алып тора: кунакларга чәй янына төрле төсләр белән бизәлеп әзерләнгән әлбә, татлы талкан, кәләвә, камырдан ясап пешерелгән роза чәчәге, урама, гөлбәнәк һәм башка төрле ашамлыклар тәкъдим ителә. Ю.Әхмәтҗанов. Көз җиткәч, безнең өйдә тагы да кызды эшләр: Дәү әнием пешерде кош телләре, бәлешләр, Бавырсак һәм урама – тәме чыкты урамга. Р.Харис |