УРАМ I и. 1. 1) Торак пунктта ике яклап рәттән тезелеп киткән йортлар арасында үтеп йөри торган аралык, пространство; араларында үтеп йөрү юлы булган өйләрнең ике рәте. Әткәй, авыл урамы буйлап сөт җыеп бетергәч, машинасы белән район үзәгенә китәр. А.Әхмәтгалиева. Тукай урамында, трамвай тукталышы белән янәшә генә, аскы каты таштан, өскесе юан бүрәнәләрдән салынган җыйнак кына ике катлы йорт бар иде. А.Хәсәнов 2) җый. мәгъ. сөйл. Шул ике рәтне тәшкил иткән йортларда яшәүчеләр. Болай да бөтен урам синең урам себерүче икәнеңне белә. А.Гыйләҗев. Сабир, бар урамны куркытып, вак-төяк малайларны кыйнап, үз кулында тотса да, Габдрәхимне үзенә буйсындыра алмады. З.Зәйнуллин 3) Бинадан тыштагы урын, ачык һава; тыш. Чабата кары эрегәнче, тизрәк урамга чыктык. А.Гыйләҗев. Сиринә белән Нәзир көтү каршысына чыктылар, урамда яңгыр басылган, һава сафланган. Ф.Яруллин 4) Гаиләнең, җәмгыятьнең тәрбия тәэсиреннән мәхрүм тирәлек, мохит; һәртөрле бозыклык таралган мохит. Урам кызы узды төнге урам буйлап, Нидер уйлап узды кебек, нидер уйлап. Г.Морат. «Сәләт» милләт яшьләрен урамның тискәре йогынтысыннан, төрле бозык күренешләрдән: эчкечелек, наркоманлык, зиначылыктан, җинаятьчелектән саклап калу --- максаты белән оештырылды.Шәһри Казан 5) Изафәле тезмәләрдә килеп, «җәмгыятьнең түбән, мәдәниятсез катламы зәвыгын, ихтыяҗын канәгатьләндерә торган» мәгънәсен белдерү сүзе. Соңгы елларда укучыны ялгыш юлдан алып китә торган әдәпсез урам әдәбияты барлыкка килде. Н.Гыйматдинова 2. с. мәгъ. Ишегалдыныкы булмаган, урам ( 1 мәгъ.) белән бәйле булган. Шулвакыт урам яктагы ян капка ачылып китте. М.Яһудин. Ләкин күзгә күренмәгән башка вак-төяк эшләр дә килеп чыкты: өй түбәсеннән ит чаба торган тагаракны төшерәсе, казларга ашарга чыгарып бирәсе, мунча ишегенең тупсасы купкан икән, аны кагасы, урам бакчаның читәнен төзәткәләп куясы булды. Н.Яһудин ◊ Урам баласы Күп вакытын урамда үткәрә торган, тәрбиясез, караусыз, гадәттә ятим бала. Мин бүген урам чатында корышып утырган ике урам баласын ияртеп килгән идем. Һ.Такташ. Урам баласы үстерәләр дә, аннары тегеләр исә үз балаларыннан ваз кичәләр. Д.Салихов. Урамга чыгарып ату к. урамга чыгарып ташлау. Нишләсен Солтанъяр, номенклатурный работникны урамга чыгарып атып булмый, кадрлар бүлеге мөдире итеп алды. З.Мурсиев. Урамга чыгарып ташлау 1) Торак йорттан куып чыгару. Мине дә, сине дә карт көнебездә урамга чыгарып ташлата бит! Һәммә этлек тик шул Фәхридә генә. Г.Ибраһимов. Әмма ул: – Ах, әле син шулаймы?.. Торасыңмы, юкмы? Хәзер сөйрәп урамга чыгарып ташлыйм бит! – дип ныклап ук ачуланырга керешкәч, җылы түшәктә яту бик-бик рәхәт булса да, тизрәк торудан башка чара калмады. В.Нуруллин; 2) Яшәү мөмкинлекләреннән, эштән һәм эш хакыннан мәхрүм итү. Мине бүген булмаса иртәгә эт урынына урамга чыгарып ташларлар, мин шунда дөмегермен. А.Расих. Урамда калу к. урам уртасында калу. Алай да мине урамда калдырмаслар, үзләре барып баш төрткән җирләренә мине дә сыйдырырлар, дип көтте Казбек. А.Хәсәнов. Бер гаебем булмаган килеш, ник әле мин яраткан, белгән эшемнән китәргә, урамда калырга тиеш ди?! Р.Габделхакова. Урам йөртү Элекке заманда зур җинаятьтә (бигрәк тә урлауда, уйнаш итүдә) гаепләнгән кешене урам буенча бөтен халыктан мәсхәрә иттереп йөртү гадәте. Сарык тиресе ябындырып, чиләк кагып, урам йөртергә кирәк! Г.Бәширов. Әмма, йөзләренә кара ягып, урам йөртүләр булган. М.Мәһдиев. Урам кызы 1) к. урам баласы; 2) Фахишә. Чөнки теләсә кемгә ияреп китәргә әзер торган урам кызы түгел бит ул. Р.Кәрами. Урам малае к. урам баласы. Кичәге надан урам малае шул арада роман язарлык, педагогия институтына керерлек белем дә алып өлгергәнме? М.Шабаев. Урам себеркесе Фахишә. Әллә мине урам себеркесе дип белдегезме? Ф.Яруллин. Урам сүзе 1) Тупас сүз, сүгенү сүзе. Менә әле генә әйрән сатучы бер кыз үземне урам сүзләре белән сүгеп китте. М.Галәү; 2) Гайбәт, имеш-мимеш. Сабира аны кырт кисте: – Җә, кодагый, син дә инде, алтмыш яшькә җиткәнсең, урам сүзен телгә алып йөрисең, – диде. Г.Ибраһимов. Урам тастымалы к. урам себеркесе. [Җиһанша:] Ах, син, урам тастымалы, себерке, хәерче, исән чакта югал күземнән! К.Тинчурин. Урам теле Әдәби телнең стилистик закончалыкларына җавап бирми торган сүзләр, гыйбарәләр кулланылган гади сөйләм. Ул [Ә.Еники] инде сезгә урам теле белән, гәзит яисә радио-телевидение теле белән китаплар калыплаучы түгел. Ул – тел остасы! Р.Миңнуллин. [Мәүлидә:] Киемең юк, дусларың юк, телең – урам теле, эш сөймисең, нәрсәсе дөрес түгел? Ю.Әминов. Урам телендә 1) Киң массаларга аңлаешлы, алынмалар, терминнар белән катлауландырылмаган телдә. Дәхи дә, шундый бар кеше дә аңларлык, урам телендә булган китаплар насыйп булсын. Г.Камал; 2) Халыкта, халык арасында. Урам телендә аны Ярми карт дип йөртәләр. Г.Ибраһимов. Урам тутырып 1) Бөтен урам киңлегенә. Әнә башка заводларның да кешеләре, урам тутырып, шул якка таба баралар. Ә.Еники. Урам тутырып, эшчеләр эштән кайталар. М.Хәбибуллин; 2) Бөтен урамга ишетелерлек итеп, барлык кеше ишетерлек итеп. [Мәүлидә:] Ә Миндар абыең? Ирем белән бутала дип, хатыны урам тутырып сине сөйләп йөри. Ю.Әминов. Усал эт өрә Урам тутырып! Аулаграк бугай Теге тыкырык... Ш.Галиев. Урам уртасында калу 1) Тораксыз, тәрбиячесез калу. Бер елның февралендә, бензин сибеп, өйне яндырды. --- Шулай итеп, кыш көне бернәрсәсез урам уртасында калдык. Сөембикә; 2) Эштән, керемнән, яшәү өчен кирәк булган мөмкинлекләрдән мәхрүм калу. Ул фирма бер-ике елдан соң сынганга, Шәмси тагы урам уртасында калды. Г.Исхакый. Урам хәбәре Ышанычсыз хәбәр, имеш-мимеш. Иң элек качкын телгә килде: – Тукта, ипләп сөйлә әле... Урам хәбәрләре генә түгелме? Г.Ибраһимов. Соңгы вакытта «яшел елан» белән дуслашып китүе турында да урам хәбәрләре йөри. С.Поварисов. Урам эте 1) Иясез эт. Лампочкалы багана төбендә әвәрә килгән урам этләре дә, төнге аудан биһуш булып кайтып килгән җирән мәче дә, аяк астындагы карның тансык шыгырдавы да бу тынлыкны боза алмый. В.Нуруллин. Ишегалдындагы шау-шуга бөтен урам эте уянды. Г.Гыйльманов; 2) тирг. Абруйсыз, дәрәҗәсез кешене сүгеп ачулану сүзе. [Фәрхи:] Кыямәт тә, ахырзаман да булыр... Әллә бу сугышларны тикмәгә дип торасыңмы?.. Барысы да – менә сезнең шикелле урам этләренең гөнаһ шомлыгы!.. К.Тинчурин. Бер юанычы бар иде хатынның: менә улы буй тартсын әле, күрсәтер сиңа, урам эте! Н.Гыйматдинова |