УРАЛУ ф. 1) төш. юн. к. урау. Ә безнең Яссы Алан гел юкә агачлары белән уралган. Г.Галиева. Илсур төшеп барышлый, бозавы янына килеп, аның казыкка уралган бавын сүтеп китте. М.Яһудин 2) Нәрсәгә дә булса чорналу, сарылу. Таш бәйләнгән бау, очып барып, әлеге агачка урала. Г.Әпсәләмов. Хәйдәр, бар дөньясын онытып, шомырт белән майкасын тутырганда, аста Миңнеханның йөрәк өзгеч тавышы яңгырады: – Ботакка елан уралган! Хәйдәр, җиргә сикер! В.Имамов 3) Кемдер ниндидер озын, киң нәрсәгә чорналу, буталу. Һади, халат итәгенә уралып, коридорга ташланды. А.Гыйләҗев. Җитмәсә, шинеле дә озын: атлаган саен, ашыккан саен чабуларына урала. И.Салахов 4) Бик озын нәрсә үз тәртибен югалту, чуалу. Аягына ниндидер түмгәкләр очрады, озын сабаклы үләннәр уралды, ә ул, әкияттәге Камыр батыр кебек, биш атлыйсын бер атлап, үз алдындагы караңгылыкка текәлгән көе, тәненең авырлыгын да тоймыйча, элдерде генә. Н.Фәттах. Хәл болай була: беренче тапкыр парашюттан сикергән Аликның һәм аның иптәшенең парашют җепләре урала. Өмет 5) Күмелү, каплану, иңләп, чолгап алыну. Зәлия, озын сигарет кабып, төтенгә уралып килеп керә. А.Гыйләҗев. – Куркак син, Әбләз! – диде Хәйрүш җитди генә һәм, караңгылыкка уралып, сыңар тәрәзәгә таба китте. Р.Зәйдулла 6) күч. Сарылу, кочаклап алу; ышкынып сырпалану. Ир юмаланып муенына уралган хатынны диванга селтәп атты. Н.Гыйматдинова. Алабае шуны сизә бугай – Аягына килеп урала. Ф.Мөслимова 7) күч. Кем яки нәрсә тирәсендә чуалу, берәр урында озаклап йөренү, булашу, әйләнү. Айбиби үз балдагын апасына күрсәтте, шатланды, әле бер бармагына, әле икенче бармагына киде, кулларын әйләндереп, көзге алдында уралды. М.Хәбибуллин. Нечкә итеп кырылган мыегы астыннан сизелер-сизелмәс кенә елмайган карт казан тирәсендә уралган карчыгына: – Син ничек, Садрикамал, каршы түгелсеңдер бит, нигәдер тавышың ишетелми монда? – дип эндәште. З.Зәйнуллин 8) күч. Берәр кеше тирәсендә йөреп, аның эшенә комачаулау. Салган бәрәңгеләр боз булып каткан. Эт кимереп караган, булдыра алмаган. Ваткалап биргән идем, ырылдап ташлана, азыгына якын җибәрми. Көт тә тор, тешләп үк алыр! Янында уралган көчеккә дә шулай. Ш.Галиев. Илдарга: иркә төпчек малайга гына җитмәде эш. Ул токмач баскан әнисе янында уралды. Д.Булатова 9) күч. Нинди дә булса хәлгә дучар булу, берәр тойгы, кичереш тәэсирендә булу. – Үләсең килсә, башка җирне сайла, – диде ул, Рөстәмнең беләгенә чат ябышкан кулын һаман җибәрмичә. – Минем ике балам бар. Бәлагә ураласым килми. М.Кәбиров. Арпадның үсмер еллары да бәхеткә уралмаган. Шәһри Казан Урала бару Торган саен һаман уралу. Бу җылан әнисеннән туа бара икән, ди, ә үзе, тәрәзәдән тышка чыгып, өйгә урала бара икән, ди. Әкият. Бу мәлдә мин, әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңлап ук бетермәсәм дә, үзәк өзгеч моңнарның, әниемнең уч төбендә бөтерелгән орчыктагы җеп сыман, йөрәгемә урала баруын тойдым. М.Садыйков Урала башлау Уралырга тотыну. – Качып котыла алмассың, – дип, каһкаһә белән көлә-көлә, тәненә урала башлый. К.Кара Уралып алу Тиз арада уралу Уралып бетү Һәрьяктан уралу; тәмам уралу. Улы Зәет, Нурия янына килеп, хан заманында ясалган, зәңгәр изоленталар белән уралып беткән телефонын алтын кошка тиңләп мактанып китте. К.Кара. Пускач бавы уралып беткән. Р.Вәлиев Уралып йөрү Озак вакыт уралу. – Кил әле монда! – дип кычкырды ул күптәннән шушы тирәдә уралып йөргән күрексез киемле урыс малаена. Т.Гарипова Уралып яту сөйл. Уралган хәлдә булу. Эш коралларын өләштеләр, эш урыннарына билгеләделәр, вагоннар буенда тезелеп утырган «Урал» пычкылары билгеле кешеләргә йөкләнде, агач эләктереп тарттырырга тәгаенләнгәннәр, уралып яткан тросларны бүлгәләп, чокерлар ясарга алындылар, балта, чылбыр ише нәрсәләр үткерләнде, җайланды, май, бензин савытлары тутырылды. К.Кара |