УРАЛМА и. 1. Спираль рәвешендә уралган нәрсә. Бәхетләренә, лабораториядә моның өчен кирәкле җиһазлар барысы да әзер, чормада ниндидер бер олуг тәҗрибәдән соң файдаланылмыйча эшсез торган гаять зур бисоленоид-пушка да төзек, аны Кояшка төбәргә дә, элементар кисәкчекләр генераторына тоташтырып, беләк юанлыгы бакыр уралмаларына миллионарча амперлы ток кына бирергә кирәк иде. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. Уралган формалы. Уралма сабаклар нинди дә булса бер терәккә уралып үсәләр. Ботаника. Уралма көпшә |