УРА’К УРУЧЫ и. к. уракчы. Вә шуларга ялганып чалгы кайраулар, кыҗырт-кыҗырт киселгән урак тавышлары, арба астыннан ишетелгән яшь оланнар еглавы табигатькә бер тулылык биреп торсалар да, эсседән күгәреп беткән иреннәрне җебетерлек, юешләтерлек бер тамчы да су булмаганга, урак уручыларның хәлләре авыр, һәммәсе дә арып-йөдәп беткәннәр иде. Х.Хәмидулла. Әвендә эшләгән хатыннар, кесәләренә салып, өйләренә арыш яисә борчак алып төшмиме, урак уручылар басуда ут ягып таба белән бодай куырып ашамыйлармы, олаучылap арбаларына салам-печән салып кайтмыймы, басуда үсеп утырган игеннәргә кул сузучы юкмы? Р.Фәизов |