УРАК и. 1) Агач саптан һәм ярымай формасындагы, вак тешле йөзле пычактан гыйбарәт кул белән иген ура торган авыл хуҗалыгы коралы. Аерма тик шунда: алар хәзер элекке төсле үгезләр җиккән арбаларда түгел, дәһшәтле ут арбаларында кайталар; кылычлар, сөңгеләр, уклар белән коралланып түгел, сабаннар, ураклар, чалгылар, балталар белән коралланып баралар. Гали Рәхим. Әбекәйнең кул җылысын тоеп, Урак сабын кысам учыма... Р.Низамиев

2) Иген уру эше. Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга булды. М.Галәү. Иртәгә уракка төшәбез, дигән көнне яшьләр кичке уенга көлтәләр күтәреп чыгалар. А.Гыйләҗев

3) Иген уру вакыты. Сиңа, бәбекәем, арыш урагы җитсә, ун тула инде... М.Мәһдиев

Урак өсте 1) Иген уру вакыты. Икенче җәйне, урак өсте алдыннан Мирвәли аерата тилереп, шашынып китте. А.Гыйләҗев. Әле авылда печән өсте тәмамланмаган, урак өсте башланмаган чагыштырмача бер тыныч аралык. А.Хәлим; 2) Урак уручылар. Менә бервакыт бөтен урак өсте безне карарга җыела. Г.Минский. Урак өсте вәкиленнән эшче сыйныф вәкиленә шулай әйләнде ул. М.Хуҗин; 3) Кызу, ашыгыч эш. Хәзер бит институтта урак өсте, курстан курска күчүне хәл итә торган язгы зачётлар. И.Салахов. Мин яланаяк кына, чалбар балакларын сызганып идән юып маташа идем ---. – Сездә урак өсте икән, – диде ул [Арзу]. – Сугыш заманасының һәр көне урак өсте дисең бит үзең! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә