УРАЗАСЫЗ с. 1. Ураза тотмаган, уразада булмаган. Әмма кемнең халык алдында «уразасыз» дигән яманатын чыгарасы килсен? Г.Бәширов. Чөнки, билгеле булганча, һәр бәйрәмнең мәҗлес түрендә утыручы үз геройлары була, гадәттә, күпчелек тәшкил итә торган урталары була, шулай ук ишек төбеннән уза алмаганнары да, ишекнең тышкы ягында ук калганнары да, хәтта, искечәрәк итеп әйтсәк, гает көнне «мәчет астына» ябылырга тиешле намаз-ниязсыз, уразасыз гөнаһ ияләре дә була. М.Әмир 2. рәв. мәгъ. Уразага кермичә, ураза тотмыйча. Берәрегез чирләсә яки сәфәр чыкса, соңыннан уразасыз узган көннәр өчен башка көннәрдә тотып бетерер. Безнең гәҗит 3. и. мәгъ. Ураза тотмаучы кеше. Уразасызларга карата хәтта ниндидер җәмәгать фикере урнаштыру, тәнкыйтьләү кебек нәрсә дә сизелә иде. Г.Бәширов |