УРАЗАЛЫ с. 1. Ураза тоткан, уразада булган. Урамнарга, тыкрыкларга эңгер-меңгер иңә башлады. Азан һаман юк та юк. Уразалы кешеләр әле бу капкадан, әле икенчесеннән башларын сузып безгә карыйлар. Г.Бәширов. Гүя басудан сусап-көеп, йөзеннән кисәк-кисәк кояш көекләре коелып кайткан уразалы Миңсылу, калхузчы Миңсылу түгел, ә бәлки, Айдан төшкән Зөһрә кыз! А.Хәлим

2. и. мәгъ. Ураза тотучы кеше. Бу уңайдан Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Уразалының уразасын ачканда кылынган догасы кире кайтарылмас». Дога китабы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә