УРАЗА и. фар. 1) дини Ислам диненең биш шартыннан берсе булган, таң алдыннан алып кояш баеганчыга кадәр ашау, эчү һәм җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торудан гыйбарәт гыйбадәт. Кемгәдер ураза – савап, Кемгәдер гаеп инде. К.Булатова. Моңа чаклы бер намазын, уразасын калдырмаган хатынның болай үзгәрүеннән шикләнделәр, акылына зәгыйфьлек килүдән курыктылар. Р.Хәбибуллина

2) сөйл. Рамазан ае. Ураза аенда без, малайлар, мәчет коймасы буена җыелып, аның [мәзиннең] кичке азан әйткәнен көтә идек. Ә.Еники. Берничә көннән бит ураза җитә. Идел

3) Төрле диннәрдә гыйбадәт максаты белән, шартларын китереп, билгеле вакыт нәрсәләрдән дә булса тыелып тору (нәрсәләрдер ашау-эчүдән, гомумән ашаудан, сөйләшүдән һ.б.ш.). Византиядә Константинополь шәһәре башлыгы христиан уразасы көннәрендә терлек маеннан сабын кайнатуны тыя, бу көннәрдә аны зәйтүн маеннан эшләгәннәр. А.Тимергалин

4) күч. Күпмедер вакыт ашамый торырга, ач калырга мәҗбүр булу. Ашау – бөек нәрсә ул: бигрәк тә бер тәүлек «уразадан» соң. Ә.Еники

Ураза ачу Вакыты җиткәч ифтар кылу, уразаны бозу; авыз ачу. Шәйхи карт боларны бик кызгана: – Арыш белән бодай башы уып ашаганнан ураза ачылмый, – ди ул, халык янына килгәч. Иллә мәгәр инде тоз белән таракан җимешен авызга да алырга ярамый. М.Мәһдиев. Ураза бозу Ниндидер сәбәп белән яки вакыты җиткәч ифтар кылу, авыз ачу. Син, ни, капкаларга берәр нәрсә хәстәрли алмассыңмы? Менә уразаны бозарга иде исәп. К.Кара. Уразага керү 1) Рамазан ае башлану. Атна-ун көннән уразага керәбез. Н.Гыйматдинова; 2) Ураза тота башлау. Уразага кереп, әбкәм Хәлсезләнгән чакта, Әйтә идем: – Әбекәем, Саулыгыңны сакла. Г.Морат. Ураза тоту 1) Ураза гыйбадәтен үтәү. Карт-коры июньнең озын көнендә ураза тотып җәфа чиккән вакыт иде. М.Мәһдиев. Рамазан ае бит, әти. Бер генә көн ураза тотсаң да яхшы булыр иде сана. Р.Зәйдулла; 2) Күпмедер вакыт ач калырга, озак ашамыйча торырга мәҗбүр булу. Бер атна, яки бер ай гына булса икән, әйтергә генә ансат: тиздән ике ел була... Тагын кайчанга хәтле ураза тотарга кушасыз, җан кисәгем? Мин дә бит кеше. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә