УРАГЫЧ I с. к. уравыч I. Бер куанам, бер янам, театрга барып җиткәнче (ә мин урагыч юллардан, озак итеп, кибет витриналарына бага-бага бардым) мең төрле сорау әзерләп бетердем, тик шул мең арасында беренче соравым – акыллысы гына юк иде... А.Гыйләҗев. Салих төн уртасында торып утырып, таныш җирләр буйлап юл сызып карады. Әллә ни урагыч та түгел, була бит – уҗым, болынны бөтенләй диярлек таптамый үтәргә була. Р.Төхфәтуллин |