УРАГА рәв. сөйл. Зур уңыш белән, хуплау табып. Жәүдәтнең аналитик журналист мие бер шәйне дә урага кабул итмәгән шикелле, миңа камил күренгән юлларда да ышандырып җитмәгән, җөе сүтелебрәк торган урынны тапты. Т.Галиуллин. Тәүге хикәяләрен, «Без – кырык беренче ел балалары»н, «Фронтовиклар»ын «Казан утлары»ның баш мөхәррирләре (Р.Мостафин, Г.Ахунов) күтәреп алып, тиз генә бастырып чыгарудан, укучының, тәнкыйтьнең урага кабул итүеннән «башы әйләнгән» Мәһдиев, пьесалары да шундый ук уңышка ирешер дип хыялланып, хәтта шулай булуына шикләнмичә, режиссёрларның, театр әһелләренең күңел ишекләренә «шакый» башлый. Казан утлары |