УРА ы. 1) Сугышта һөҗүмгә күтәрелергә өндәү ораны. Кемдер вал өстенә сикереп менде, автоматын болгап: – Ватан өчен! Ура! – дип кычкырды. Г.Әпсәләмов. Ләкин авылның ул очыннан дошман сугышчылары инде бәреп кергән һәм, ура кычкырып, күпергә якынлашып киләләр иде. В.Нуруллин 2) Башлыча гаскәриләрнең, шулай ук башкаларның да нәрсәнедер хуплауларын, нәрсәгәдер соклануларын белдерү сүзе. Музыка, аның сүзен бүлеп, шатлык көен уйнарга, колоннадагы эшчеләр, кызылармеецлар, хезмәткәрләр ура кычкырырга тотындылар. А.Алиш. Ишектән әлеге ак халатлы кыз атылып-бәрелеп керде дә бөтен палатага сөрән салды: – Фашист дөмекте, иптәшләр! Сталинград – безнеке, ул азат! – Ура! Г.Гомәр 3) Куаныч, зур канәгатьлек хисләрен белдерү сүзе. Телефоны сүнүгә, малай кычкырып ук җибәрде: – Ура! Минем Айрат абый кайткан. Машинасы белән. З.Мурсиев. Каян сизенгәндер Ирек: – Ура! Әнием кайтты! – дип кычкырды да ишеккә атылды. В.Нуруллин |