УР и. 1) Дошманнан саклану өчен, шәһәр яки кальга тирәли казып ясалган траншея. – Әнә теге урларны күрәсеңме? – Юк. – Ул чокырлар – борынгы бабайларыбыз авылы, шуның эзләре. Ә.Баян. Сулы урларны һәм тирән чокырларны көч-хәл белән узып, берничә тапкыр диварга да үрмәләп карадылар. З.Мәхмүди

2) Текә ярлы коры елга, тирән чокыр. Андагы еланлы сазлыклар, урман тавыгы оялары һәм төлке уйный торган урлар... М.Мәһдиев. Ерак урманнарда калган урлар Кызгылт төскә кереп чыланыр... Р.Зәйдулла

3) диал. Ясалма инеш, канау. Чишмәдән ерак та түгел ур суы ага. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә