У’ПТЫМ рәв. рус сөйл. 1) Күпләп, күмәртәләп. Язмыш аны ваклап сатты... Ә заманы Уптым сата талчукта. Л.Зөлкарнәй. Мөмкин – уптым, мөмкин ваклап сатарга. Әҗәткә дә биреп була. М.Мирза

2) Барысын бергә, берьюлы; берсен дә калдырмыйча. Кальга сакчылары барысын да озын-озын баскычлары белән бергә уптым чокырга гына аударып торалар. З.Мәхмүди. Мужет, сезнең өчегезне берочтан Себер сөрү яхшырактыр. Сезнең атагыз мине сөргән төсле. Жәлләмичә-нитмичә. Тулаем, уптым. Я, ник дәшмисез? В.Имамов

Уптым илаһи сөйл. 1) к. уптым ( 2 мәгъ.). Шунда барыбыз бергә перронга чыгарбыз да бөтен кирәк-яракны уптым илаһи алырбыз да керербез. А.Хәсәнов. Ә Нурихан берәү дә бозарга кыймаган шул көйнең уптым илаһи бөтен кылларын умырып ташлады. Н.Гыйматдинова; 2) Әштер-өштер генә, җиренә җиткереп түгел; төптән уйлап бетермичә. Җиңел булмады аңа бу адымны ясавы. Уптым илаһи гына эшләнми андый адымнар. М.Хәсәнов. Ләкин болар, чынлап та, әллә ничек уптым илаһи эшләнгән. Аларга карап кеше соклану кичерми, йөрәгендә мәхәббәт тойгысы тумый гына түгел, әллә ниткән шәрә салкынлык, ятышсызлык сизә. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә