УПРА’ВА и. рус 1) тар. 1917 елгы революциягә кадәр Россиядә административ һәм хуҗалык эшләре белән җитәкчелек итә торган учреждение; идарә. Бервакытны бер гласный шулай һәр көн өеннән: «Мин управага менәм», – дип чыгып китә икән. Г.Камал. Калада мондый хәл ишетелсә, ул шәкертләрне управага чакыртып, зиндан чокырының тирәнлеген үлчәтерләр иде дә бит, болар алай түгел, булганны да күрмәмешкә салынып, юкны бар кебек сөйләргә генә осталар. Ф.Яхин

2) сөйл. Башбаштаклыкка, тәртипсезлеккә юл куймас өчен, кулда тоту чарасы, йөгәнләү, буйсындыру әмәле. Әхмәдиевнең мактауларыннан башың әйләнде, ахры, үзеңә управа юк, дип уйлый башладың, болар гына җитмәгән, хатыныңны психбольницага илтеп тыктың. Г.Галиева. Син нәрсә, малай актыгы! Управа табылмас, дип уйлыйсыңмы әллә? Г.Гыйльманов. Әгәр колхоз малын суеп транжиравайт итүегезне туктатмасагыз, без сезгә ынкывыды аркылы управаны тиз табарбыз. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә