УПКЫН и. 1) Текә һәм тирән яр; җир өстендә бик тирән булып убылып төшкән, төпсез булып күренгән батынкылык. Ул коточкыч зур һәм төпсез упкын читенә килеп баскан һәм түбәнгә мәтәлүдән котылу өчен бернинди чара күрү дә мөмкин булмаган кеше шикелле хис итә иде үзен. В.Нуруллин. Упкынга карарга ярамый, карасаң – беттең: башың әйләнеп, төпсез упкынга очасың. А.Вергазов 2) Елга, күл яки диңгез төбендәге тирән чокыр; чоңгыл. Нәкъ елга уртасында бер упкын бар, шунда җиткәч, чыннан да суга ташламакчы идем үзеңне. Г.Әпсәләмов. Йөгерер дә алар сикерерләр, Диңгез диеп, чиксез упкынга. Б.Ибраһим 3) күч. Кемнәр яки нәрсәләрдер арасындагы чиксез зур аерма, каршылык. Илаһыбыз безгә яратылыш процессын җанлы мисалларда махсус кат-кат кабатлап күрсәтә дип аңласак, фән белән дин арасындагы капма-каршылыкның, упкынның эзе дә калмый! А.Тимергалин. Ирнең дә, хатынның да чигенергә исәбе күренмәде, ике арадагы упкын киңәя генә барды. В.Имамов 4) күч. Тирәнлек. Уйлар упкынына батып шушы кадәр җир килгән Нәҗип, уянып, Фәридун Фазлыев яшәгән йортны күзәтте. А.Гыйләҗев. 5) күч. Үзенә тартып һәлак итә, начар хәлгә төшерә торган нәрсә. Юк, ул бернәрсә дә хәтерләми. Башкасын хәтерләми. Хәтерсезлек упкынына очканын гына хәтерли... А.Хәлим |