УҢЫШСЫЗ с. 1. 1) Уңыш ( 1 мәгъ.) аз булган яки бөтенләй булмаган, ач. Уңышсыз ел 2) Көткән нәтиҗә бирмәгән, уңыш белән тәмамланмаган. Теге уңышсыз һөҗүмнән соң, хәлне коткарып калуын искә алып, ул Идрисовны комбат итеп билгеләгән иде. Х.Камалов. Санкцияләр сугышында азык-төлекне төп корал итеп куллану уңышсыз гамәл икәнлеген күрсәткән – читтән ризык кертүне тыю көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Татарстан яшьләре 3) Дөрес булмаган; урынсыз, кирәкмәгән, тиешсез. Берәр уңышсыз сүз ычкындырырмын, дип курка идем мин. М.Әмир. Биредә сүз аерым уңышсыз җөмләләр турында гына бармый, сүз принцип турында бара. Р.Мостафин 2. рәв. мәгъ. 1) Уңыш ( 1 мәгъ.) алмыйча, уңыш булмый торып 2) Нәтиҗәсез. Кичәге эзләнүләр бер төрле дә нәтиҗә бирмәде, --- җинаятьчеләр көймәгә утырып киткәннәр, ахрысы. Вокзаллардан эзләү дә уңышсыз бетте ---. А.Толстой. Альбертның атасы хәрби бүлек җитәкчелеге белән беренче ике көндә телефон аша сөйләшә алса да, соңрак алар белән элемтәгә керү тырышлыгы уңышсыз булган. Н.Акмал 3) Тиешенчә, кирәгенчә, таләп ителгәнчә түгел. Фәләнгә операция ясаганнар, уңышсыз чыккан, өмет юк, дигәннәр. А.Тимергалин. Морат көрәшер! Урынында нык утыра. Бер проект уңышсыз чыккан өчен генә аның даны кимемәс. М.Маликова. Роль уңышсыз чыга. Р.Батулла |