УҢЫШЛЫ с. 1. 1) Югары уңыш алынган. Биктимер чыгып киткәндә, сугыш алдындагы уңышлы елларда, трудка алынган икмәк ел буена җитәрлек иде әле. З.Зәйнуллин 2) Уңышка ирешкән, уңай нәтиҗәләр биргән, нәтиҗәле. Язучылар делегациясе, башка уңышлы эшләр белән беррәттән, менә бу мәйданда да тарихка керерлек эшләр эшләде. Г.Кутуй. Табиблар, чыннан да, кызның күзенә уңышлы операция ясыйлар. Ф.Хатипов 3) Уңыш белән тәмамланган, җиңүле. Информбюро көн саен диярлек безнең гаскәрләрнең уңышлы һөҗүме турында хәбәр итә. Г.Әпсәләмов. Сталин куйган гомуми бурыч искиткеч мөһим. Ул бурыч Мәскәү янындагы уңышлы операцияне дәвам итеп, 1942 елда илебезне фашистлардан тулысынча чистартудан гыйбарәт. М.Әмирханов 4) Әйбәт, хуплауга лаеклы, яхшы. «Абай» операсы – казакъ опера сәхнәсенең иң уңышлы әсәре. Л.Хәмидуллин. М.Мәһдиев үзенең мәкаләсендә, Ф.Энгельсның реализм турындагы фикерләрен XX йөз башы татар әдәбияты мисалында тикшерү – бу хезмәттә уңышлы урыннарның берсе, дип саный. И.Нуруллин 2. рәв. мәгъ. 1) Уңыш белән, нәтиҗәле итеп; яхшы. Аның әле бер дә таңга таба болай әсәрләнеп, дәртләнеп атлаганы юк иде. Әллә шул уңышлы тапшырылган имтиханнар куанычы, дүртле-бишле билгеләре җанга рәхәт, тәнгә куәт бирде. Д.Каюмова. Уңышлы уздырылган һөҗүм операциясе өчен, Семён Будённый һәм Алексей Антонов Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр. З.Зәйнуллин 2) Урынлы итеп; бик яхшы . Әнә шуңа күрә повестьның исеме – «Тормыш баскычлары» – бик төгәл һәм уңышлы сайланган дип әйтә алабыз. М.Мәһдиев 3) Тиешенчә, кирәгенчә, таләп ителгәнчә. Урманыгызга бара торган юл уңаендагы чишмә буен һәм андагы таллыкны ясыйсы бар. Фотога төшереп кайткан идем, фоторәсем бигүк уңышлы чыкмаган. З.Хәким |