УҢЫШ и. 1) Иген, җиләк-җимеш, яшелчә һ.б.ның җыелган күләме, чыгышы. Ул елларда --- борчак, солы, ясмык ише нәрсәләрнең мул уңышы турында әйткән дә юк. М.Хәсәнов. Без шикәр чөгендереннән 200 әр центнер уңыш алу өчен көрәшәбез. Т.Нәҗмиев 2) Өлгергән, үсеп җиткән иген, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б.ш.ның бик зур күләме, мул җыемы. Фәйрүзәнең басуыннан Шундый уңыш алынган: Андый уңыш һичбер вакыт Булмаган бу районда. М.Җәлил 3) Эш-хәрәкәтнең хезмәт, тырышлык, акыл, сәләт белән зур көч куеп яулап алынган уңай нәтиҗәсе; казаныш. Шамил Шәрифуллин иҗаты турында сүз алып барганда, аның җыр өлкәсендәге уңышларына күз йомып үтсәк, бу гөнаһ булыр иде. Б.Рәхимова. Данлы җиңүләрне, сугыштагы уңышларны хәбәр итеп, озак көтелгән яз җитте. Р.Кәримова ◊ Уңыш бәйрәме Көзен кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган бәйрәм. Урып җыю эшләре тәмамлангач, әле яңа өлгергән культура сараенда уңыш бәйрәме булды. А.Хәсәнов. Уңыштан баш әйләнү Ирешелгәннәр белән артык мавыгып, мактанып, канәгатьләнеп, алга табан тырышмау. Уңыштан башы әйләнә, күңел бушлыгын әлеге дә баягы зарарлы гадәтләр белән тутырырга тотына. Сөембикә |