УҢУ II ф. 1) Берәр сәбәптән әйбернең төсе сулу, буявы, төсе югалу, төссезләнү. Аның өстендә кыска җиңле, төсе уңган алсу ситсы күлмәктән башка берни юк иде. Н.Фәттах. Зәңгәр тышлы катыргы төрле кулларда йөреп уңды. Х.Ибраһим 2) күч. Җанлылыгы, җетелеге китү, үткенлеге кимү, тоныклану . Фаягөл карчыкның --- кайчандыр җете зәңгәр булып, инде төсе уңган күзләрендә арыганлык, чарасызлык билгеләре чагылды. А.Әхмәтгалиева Уңа бару Торган саен ныграк уңу. Табигатьнең яшел бизәге хәзер күзгә күренеп уңа бара ---. Н.Фәттах. «Хәбәрсез югалган» дигән сары кәгазьнең еллар үткәч төсе уңа барса да, без аны әтинең соңгы истәлеге итеп күз карасыдай сакладык. Безнең гәҗит Уңа башлау Уңырга тотыну. Табындагыларның, бер-берсеннән туеп, күз карашлары уңа башлаган чагы... М.Галиев. Әбекәй төсе уңа башлаган озын чуар күлмәк кигән ---. А.Мансуров Уңа төшү Бераз уңу; тагын да ныграк уңу. Кайчандыр чем кара булган кашлары да әз генә уңа төшкән. Г.Әпсәләмов. Аның өстендә ямаулы иске шинель, башында төсе уңа төшкән --- пилотка --- була. Р.Мостафин Уңып бетү Тәмам уңу. Әхмәтнең өстендә әллә кайчан уңып беткән иске киндер күлмәк, ыштан ертыгыннан тез башы күренеп тора. Г.Бәширов. Клуб һәм мәктәп тирәләрендәге --- язулары уңып беткән лозунгларны тиз генә яңартып куйдылар. В.Нуруллин Уңып китү Бераз, җиңелчә генә уңу. Ул кайчандыр Кара диңгез суларында юылып, яшел төсе уңып киткән --- арзанлы пластик йөзгечләрен үзе белән алып килгән иде. М.Маликова. Элек зәп-зәңгәр булып янып торган күзләре уңып киткән, тоныкланып калган. А.Әхмәтгалиева |