УҢУ I ф. 1) Мул уңыш бирү; бик яхшы үсү. Быел кишер, чөгендер нык уңды. Н.Нәҗми. Бәхеткә каршы, ул көздә иген каерылып уңды. Г.Сабитов. Ул елны үтереп алма уңды. Ә.Галиева

2) Яхшы, нәтиҗәле булу, яхшы нәтиҗә бирү, уңышлы чыгу. Авылда --- әнисе озатып калгангамы, Мансурның юлы уңды: ике көннән төзү материаллары заводына шофёр булып урнашып --- кайтып керде. Г.Галиев . Болай эшләре уңды: ике көн вакытны исраф итү бәрабәренә дигәндәй, иң кирәкле запчастьләр эшләтеп алдылар. Ф.Садриев

3) Әйбәт кеше туры килү; берәр нәрсә яхшы булып чыгу, берәр нәрсәдән бәхет булу, игелек күрү. Тарантасын ясап та өлгерми Сәләхетдин, айгырдан уңмавына төшенә. К.Миңлебаев. Ир кеше бәхетле булсын өчен өч шарт кирәк: хатыннан уңу, сыердан уңу һәм яңа йортка чыгарган мичтән уңу. М.Мәһдиев. Яңа фатирга күчкәч, күршеләреннән бик уңды Сәләх. Ф.Яруллин

4) Әйбәт булып кабарып пешү, тиешле нәрсәләре җитәрлек салынып әзерләнгән булу. Коймагына күз салса, сөбханалла, кабарып менгән, пешерә башламасаң, таша бит бу хәзер. Гөжелдәтеп кенә пешереп тә куйды. Һай, камырының уңганлыгы, коймагының тәмлелеге... Г.Галиева. Бүген аның ипие уңган, бүген ул – шушы урамда королева, патша хатыны, ханша, тагын әллә кем. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә