У’Ң-СУЛ и. 1) Нәрсәнең дә булса уң һәм сул ягы. Бу дөньяның иге-чиге дә, күкнең очы-кырые да, уңы-сулы, алды-арты да юк икән. Ф.Садриев. Биясенең уңы-сулында марилар һаман бәхәс кылып басып тора ---. Ф.Яхин 2) Парлы киемнәрнең уң аяк (кул) белән сул аяк (кул) сыңарындагы аерма. Галошның уңын-сулын белмәү 3) Тирә-як, әйләнә-тирә. Кеше бил бәйләсә бу гыйшык юлында, Шөбһәсен калдырмас уңы-сулында. Дастан. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. Г.Тукай. Нәфисә әби авызын сөякле учы белән тоткан килеш кенә уңы-сулына карап алды. Сөембикә ◊ Уңны-сулны абайламау к. уңны-сулны аермау. Анда исә өстәлләр буш диярлек, тамашачы берән-сәрән генә. Безнекеләр баштарак, уңны-сулны абайламыйчарак дигәндәй, миңгерәп утырдылар. М.Маликова. Уңны-сулны аермау Эш-хәлләрне, тормышны, кешеләрне аңлап бетермәү; тәҗрибә булмау . Күрәм: яшь чагында сез сәнгать тирәсендә чыннан да шактый чуалгансыз, ләкин Селифан кебек уңны-сулны аермагансыз. Хәзер дә аермыйсыз. Г.Әпсәләмов . Югыйсә Фәргать уңны-сулны аермый торган, берни аңламас кеше дә түгел. Н.Хәсәнов . Уңны-сулны белмәү к. уңны-сулны аермау. Хәзер гади игенче булса да, китап-газета күрмәгән, уңны-сулны белмәгән мужик түгел. М.Әмир. Шул башбирмәс еллар – кайнар яшьлек – Уңны-сулны белмәс булганга Кагылганмын былбыл оясына Һәм басканмын кара еланга. Р.Батулла. Уңны-сулны карамый(ча), белми(чә), күрми(чә) 1) Як-якка, тирә-юньгә бөтенләй игътибар итмичә. «Газиз катыны» танк булып безнең өскә килә башлады, безнең чыдамлык җитмәде, --- уңны-сулны белмичә, төрле якка торып йөгердек. М.Мәһдиев. Микәй, алны-артны, уңны-сулны белми, аяклары кая илтсә, шунда томырылды. Р.Мөхәммәдиев; 2) Бернәрсә белән дә исәпләшмичә, бик нык мавыгып . Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын да кистеңме әллә, шаян малай? И.Юзеев. Тагын беравыктан уңны-сулны белмичә ярсып эшләгән Искәндәр Фидаяров, үткен чалгы кисеп ташлаган үлән сабагыдай, соргылт ком өстенә авып төште... Г.Үзиле; 3) Әүвәлен-ахырын уйламыйча, сукырларча. Шулай да мөфти Илдус Фәиз татар имамнары җыенында, китапларны уңны-сулны карамыйча тыю киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин, Алла сакласын, дип куйды. Татар заманы |