УҢЛЫ’-СУЛЛЫ рәв. 1) Әле уң якка, әле сул якка. Аның шушы шәп егетнең яңагына уңлы-суллы чабып җибәрәсе килде. Н.Фәттах. Җил, ялкын телләрен уңлы-суллы бутады да, кинәт кенә көнчыгышка таба авышты. Н.Гыйматдинова. Сабирның уңлы-суллы йөрүләренә гаҗәпләнгән Арча хатыннары: – Каймактан авыз итегез! – Сөтемне кабып карагыз! – диде. Ф.Яхин 2) Уңны сулга, сулны уңга, киресенчә (парлы киемнәр тур.) . Киенә башлагач, плащының җиңен таба алмый интекте, соңыннан, анысының очына-кырыена чыккач, аяк киемнәрен уңлы-суллы киеп куйды. Н.Әхмәдиев 3) күч. Теләсә ничек, күпләп, төрле җиргә (акча, мал һ.б.ш.ны теләсә кемгә бирү, тарату тур.). Бу әйберләрнең нәрсәгә сатып алынуын һәм төялүен дә, Роллингның миллионнарын нигә шулай башсызланып уңлы-суллы туздыруын да һич аңлый алмады. А.Толстой. Малын уңлы-суллы өләшкән ыштансызлар өчен сөенергә минем башыма тай типмәгән лә! Н.Гыйматдинова 4) күч. Күпләп, мул итеп, кызганмыйча (сүз, гайбәт, вәгъдә һ.б.ш.ны тарату, күпләргә җиткерү, ирештерү). «Яратам» дигән сүзне уңлы-суллы чәчеп йөрү җиңел. А.Гыйләҗев. Бу көннән соң Сәримә Гөлчирә турында авылда уңлы-суллы гайбәт чәчте. Д.Каюмова 5) күч. Төрле яклап (тәнкыйть яудыру, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү һ.б.ш.). Миңа гына дигән бәхет Мине читләп үткәндә дә, Наширләрем уңлы-суллы Китабымны тузгытканда --- да, Син йөзеңне чөермисең. Н.Әхмәдиев. Уңлы-суллы тәнкыйтьләр ява башлау 6) күч. Төрле җирдә, тегендә-монда. Язмыш мине егерме ел буе уңлы-суллы йөртте. Ф.Гыйматдинов |