УҢЛАШУ ф. сәяси Сәясәттә реакционрак булып китү, уңрак позициягә күчү, уңга ( 7 мәгъ.) әйләнү, уң булып китү. Ирекле-ирексез бу коммунистлар да уңлашырлар, карашларын үзгәртерләр. Г.Баруди . Фракция, бәлки, мөселман фракциясе буларак уңлашмагандыр. Ләкин аерым-аерым депутатлары уңлашканнар. Г.Исхакый

Уңлаша башлау Уңлашуга табан үзгәрү. Хәзрәт көннән-көн уңлаша башлады. Һ.Такташ

Уңлашып бетү Тәмам уңлашу

Уңлашып китү Билгеле моменттан башлап уңлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә