УҢЛА’П-СУЛЛАП рәв. 1) к. уңлы-суллы ( 1, 3 мәгъ.). Әнисә, кинәт очынып, Идмасны уңлап-суллап яңаклый башлады. Ә.Хәсәнов . Мине күрүгә, йөгереп килде дә озын кычыткан сабаклары белән шәрә балтырларыма уңлап-суллап бәргәләргә тотынды. М.Маликова. Халык акчаларын уңлап-суллап теләсә кемгә таратып ятканнарына йөрәк әрни. Ватаным Татарстан

2) Төрле яклап, бөтен яктан. Әләкчеләр, ялагайлар уңлап-суллап Шеф алдында чабышалар, Койрык болгап. Г.Афзал. Яный яшен, уңлап-суллап Ут-кылычын уйната. Р.Вәлиева

3) Төрле якка, уңга-сулга. Министерствода эшләгәч тә, мин комедияләрдә сурәтләнә торган эшсез кеше түгел. Уңлап-суллап пичәт кенә сугып утырмыйм. Т.Миңнуллин. Сөннәрнең илбашы, эшне тизрәк бетерәм дип, уңлап-суллап кизәнеп һөҗүмгә күчте. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә