УҢДЫРЫШ и. Туфракның, үсемлекләрне яхшы үстереп, мул уңыш бирә алу сәләте. Бер басуда күп ел рәттән иген иккәч, туфрак уңдырышы яңадан кайтсын дип, аны ун еллар чамасы ташлауга калдырганнар, эшкәртми тотканнар. Р.Фәхретдинов. Гомумән, галим-белгечләрнең фикеренчә, Җир шарында туфракның уңдырышы кими бара. М.Абдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә