УҢГА’-СУЛГА рәв. 1) Төрле якка, як-якка . Теге малай ара-тирә уңга-сулга һәм артына борылып күз төшереп алгалады ---. Г.Кутуй. Хәтта океан лайнерларын да уңга-сулга чайкалдырып торган дулкыннар җилсез-яңгырсыз көнне дә басылып тормыйлар. А.Хәсәнов

2) күч. Юкка-барга, кирәкмәгәнгә, мәгънәсезгә. Кешелекнең җирдәге бөек хыялы коммунизм булгач, әлеге совхоз егетләре дә егәрлекләрен уңга-сулга сарыф итмәскә, ә юлны туп-турыдан коммунизмга тотарга булдылар. А.Хәсәнов

3) күч. к. уңлы-суллы ( 3 мәгъ.). Яшь ханча кәефе өчен һәм хан үзе дәүләт малын уңга-сулга тик тарата. К.Тинчурин. Уңга-сулга акча туздырырга өйрәнгән егетләрнең соңгы вакытта хәлләре шәптән түгел иде. Р.Сәгъди

4) күч. к. уңлы-суллы ( 4 мәгъ.). Шәфи Алмас үзе дә баштанаяк мөселманча киенгән – ул төрек подданные ич – «бондый, мыз-мез»ләрне уңга-сулга чәчә ---. Г.Әпсәләмов

Уңга-сулга карап Уйлап, чамалап, үлчәп; уяу, сак рәвештә. Дөрес, каты бәрелмәделәр үзе, әдәп сакладылар. Әмма шулай да, уңга-сулга карап, болай дисәм ничек булыр, алай әйтсәм, үпкәләтмәмме дип, сүзне үлчәп торасы да юк, хатын-кыз хакында турысын әйтергә була иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә