УҢАЛУ ф. диал. Яра бетәшү, төзәлү; сәламәтләнү, савыгу. Кылыч ярасы уңалыр, тел ярасы уңалмас. Мәкаль. Ләкин йөрәктәге утлы йомгакны еллар юшкыны каплап китә алмады, күңел җәрәхәтләре уңалмады, юк... Д.Булатова Уңала башлау Уңалу билгеләре күренү. [Галимәнең әнисе] әле аз гына да уңала башламаган йөрәгенә чәнчә --- торган сүзләрне тезү өстенә, үзе үксеп еларга кереште. М.Гафури Уңала төшү Бераз уңалу, тагын да уңалу. Акрынлап күңел яралары да уңала төште. Кызыл таң Уңалып бетү Тәмам уңалу, тулысынча уңалу. Әле уңалып та бетмәгән яра яңадан сызлый башлады. Р.Миңнуллин |