УҢАЙСЫЗЛЫК и. 1) Уңайлыгы булмау, нинди дә булса шартларга яраклаштырылмаганлык, нәрсәгә дә булса җайлаштырылмаган булу; җайсызлык. Ул үзе, гомер буе күчмә тормыш алып бару аркасында, һәртөрле уңайсызлыкларга күнегеп беткән --- иде шикелле. А.Тимергалин. Бу юлның уңайсызлыгыннан, юлсызлыктан машиналылар да, җәяүлеләр дә бик озак вакыт интеккән. Ватаным Татарстан 2) Авырлык, кыенлык, мәшәкать, азап. Шәһәрдә мең уңайсызлык, йөз кыенлык сагынып көтеп торган икән Исхакны. А.Гыйләҗев. Алсу әтисе белән булган хәлне юл уңайсызлыклары нәтиҗәсе дип фаразлады. Р.Хәсәнова 3) Уңайсызлану, тартыну, оялу, читенсенү хисе. Элек мин аңа эчке бер уңайсызлык белән читенсенеп кенә яза идем ---. А.Гыйләҗев. Малютин --- Мирсәетне рәнҗетүе өчен уңайсызлык хисе кичереп, өстәлгә китереп сукты. Р.Мөхәммәдиев 4) Аңлашылмаучылык, кыен хәл. Әнә шулай, әле чынлап торып яши башлаганчы ук, шундый зур уңайсызлык килеп чыккан иде алар арасында. В.Нуруллин |