УҢАЙСЫЗЛА’У ф. 1) Комачау итү, уңайсызлык тудыру . Зәйнулла хаҗиның бу эшеннән соң, Мөхәммәтханның бугазына бер каты нәрсә утырган шикелле булып, аңар сулыш алырга уңайсызлады. К.Тинчурин. Тик совхозның безнең авылдан ерактарак булуы тыгызрак багланыш тотарга уңайсызлады. М.Әмир

2) Борчу, тынычсызлау, мәшәкатьләү. Сезне уңайсызлыйсым килми

Уңайсызлый башлау Уңайсызларга тотыну. Безнең кесәләр кузна белән тулдылар. Йөргән чакта --- ботка бәрелеп уңайсызлый башладылар. Ә.Еники. Бүлмә эчендә зур ятак белән кәнәфидән башка мебель сыярлык урын юк. Бу хәл мине уңайсызлый башлады. М.Юныс

Уңайсызлап тору Һәрвакыт, гел уңайсызлау; әле, хәзерге вакытта уңайсызлау. Аңга килгәч тә, сулауны уңайсызлап торган кислород маскасын салып аттым. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә