УҢАЙСЫЗЛАНУ I ф. 1) Уңайлылыгын югалту, уңайсыз булып китү 2) Уңайсызлык сизү; кыенсыну, оялу, тартыну, читенсенү. Шунда мин бүгенге көнгә кадәр балачак дустым, сабакташым белән очраша алмавыма --- чын-чыннан оялдым, уңайсызландым. М.Хәсәнов. Җәүһәр соравының урынсызрак килеп чыгуыннан уңайсызланды. Ф.Яруллин 3) Оялудан, тартынудан, кыюсызлыктан нәрсә дә булса эшләргә батырчылык итмәү, йөрәксенмәү. Иртәгесен Рөстәм бөтенесеннән дә элек уянды. Ләкин ишек ачып чыгып китәргә --- уңайсызланды. Г.Кутуй. Егет әллә онытты, әллә салонга узган авыру кеше алдында уңайсызланды – яңадан музыкасын кабызмады. Р.Гыйззәтуллин Уңайсызлана башлау Уңайсызланырга тотыну. Табында Атилла юк-юк та абасы Биләүгә күз төшереп алды, абасы исә бу хәлгә уңайсызлана башлады. М.Хәбибуллин. Без аны исеме белән атарга уңайсызлана башладык. Л.-Х.Таналин Уңайсызлана бирү Уңайсызлануын дәвам итү. Зөлкәрам үзен мактауларыннан уңайсызлана биреп, сүзне икенчегә борып җибәрде. З.Мурсиев. Әхмәтҗан, атасы белән бертигез әңгәмә корып утыруыннан уңайсызлана биреп, тамак кырды. Т.Гарипова Уңайсызлана калу к. уңайсызланып китү . Хәзрәтнең зур зәңгәр күзләре бик үткен, алар сине үтәли күрәләр иде шикелле. Анна уңайсызлана калды, --- башын иде. Г.Бәширов . Ул инде бу фермага йөзләрчә терлекчеләрнең бик күп колхозлардан, совхозлардан --- тәҗрибә өйрәнергә килүләрен ишеткән иде. Шуңа күрә бераз уңайсызлана калды. М.Хәсәнов Уңайсызлана төшү Бераз уңайсызлану. – Рәхим итегез, – диде Гөлшәһидә, бераз уңайсызлана төшеп. Г.Әпсәләмов. – Айчибәр, – дидем, бераз уңайсызлана төшеп, – хәзер калып булмый, иң яхшысы, уку елы башланганчы тагын килермен. Н.Әхмәдиев Уңайсызланып бетү Бик нык уңайсызлану. Өстәл артына ашарга утыргач, Мортазин алардан уңайсызланып бетте. В.Имамов. Тавышлары каты, очып йөриләр, күршеләрдән дә уңайсызланып бетә идем. Идел таңнары Уңайсызланып калу Көтмәгәндә, кинәт уңайсызлану кичерү. Мондый алкышлаудан уңайсызланып калган Җәүдәт: – Ышанычыгызны акларга тырышырмын, – диде. А.Хәлим. – Харисның синең белән танышасы килә. – Миңниса уңайсызланып калды. Башын аска игән килеш, каш астыннан гына егеткә карады. А.Фәләх Уңайсызланып китү Ниндидер сәбәптән кинәт уңайсызлану. Аның кечкенә күзләре кешене артык җентекли кебек. Таймас --- уңайсызланып китте. А.Тимергалин. Мине күргәч, күрше абый уңайсызланып китте, елмаерга тырышкан кебек булды ---. Н.Гыйматдинова Уңайсызланып кую Бераз, кыска вакытка уңайсызлану кичерү. Килененең бу сүзләреннән соң Зөлкамал бераз уңайсызланып куйса да сиздермәскә тырышты. Г.Галиева. Таир үзенең сүзләре белән кызны җәфалавына уңайсызланып куйды. А.Нәҗми Уңайсызланып тору Һәрвакыт, гел уңайсызлану; әле, хәзерге вакытта уңайсызлану. Аннан ул нигәдер бераз уңайсызланып торды. Әллә ни әйтмәкче иде, тотлыкты. А.Алиш. Егетләр уңайсызланып торганда, Җәмилә белән Гөлзифа --- аш бүлмәсенә керәләр. А.Гадел |