УҢАЙСЫЗ с. 1. 1) Нәрсә дә булса эшләү, файдалану һ.б.ш. өчен җайсыз, яраклаштырылмаган, җайлаштырылмаган . Ә дошман безнең гаскәрләрнең кайдан һөҗүм итәчәген алдан белеп, әзерләнеп тора. Әнә шундый ифрат уңайсыз шартларда Волхов һәм Ленинград фронты гаскәрләре дошманга һөҗүм башлыйлар. Р.Мостафин . Зират чатында, юлның уңайсыз бер җирендә, шып итеп тормозга басасы урында, бар көчемә газга басканмын. А.Хәсәнов

2) Уңайлыклары булмаган, комфортсыз. Уңайсыз бүлмә

3) Авыр, кыен; күңелсез. Ул хәзер Хөсәенне уңайсыз бер хәлгә төшерергә тырышуына үзе дә үкенә иде. А.Расих. Бүлмәдә әз генә вакытка уңайсыз бер тынлык урнашты. Н.Фәттах

4) Тиеш булмаган, урынсыз; кирәксез. Күңел таш түгел бит, уңайсыз бер яктан сүз ачарсың да картның яралы йөрәгенә кагылырсың. Г.Ибраһимов. Әгәр дә ки мин, Фирая Әсәтовна, Сезне ялгыш кына уңайсыз сүз әйтеп рәнҗеткәнмен икән, --- мең тапкыр гафу үтенәм. Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Җайсыз итеп, ипсез итеп . Бабай сәламен бирү белән генә туктамады, җиңел кузгалып, миңа уңайсыз рәвештә ике кулын биреп, сүзен тагы өстәде ---. Г.Ибраһимов. Хат алганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна төне буе керфек какмады, таң атканчы --- тар һәм уңайсыз тоелган караватында боргаланды. Ф.Галиев

2) Тартынып, уңайсызланып . Казакилы егет уңайсыз гына елмая да кызара. Ф.Әмирхан. [«Бала тапмый торган хатыннар да була бит, ә?» Шул сүздән утырышта бердәнбер хатын-кыз бухгалтер Сәриягә уңайсыз гына күз сирпеп алдылар. Х.Камалов

3) Күңелсез, ямансу. Сездән айрылып, туганнар, җайсыз, уңайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору. Г.Тукай

3. хәб. функ. 1) Җайсыз, кыен, читен, уңай түгел. Иелеп эшләргә уңайсыз

2) Яхшы түгел, әйбәт түгел; оят . Әйтергә уңайсыз булса да әйтим: күзләремнән мөлдерәп яшьләр агып китте. Ш.Камал . --- чибәр кыз белән бөтен шәһәр күз алдында ул беренче тапкыр кайтып бара... Уңайсыз иде аңа, читен иде. Аяк атлаулары үзгәрде, тыны бүленде, теле тотлыкты, тавышы ямьсезләнде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә