УҢАЙЛЫК и. 1) Уңайлы булу, җайлылык . Һәркем белә: монда милләтләр юк. Тик уңайлык өчен, паспортта булмаса да, тормышта халыкны берничә төркемгә бүлеп йөртәләр ---. Н.Измайлова 2) Кирәкле, тиешле, уңайлы шартлар, мөмкинлекләр . Монда даими яшәгән халык --- барлык уңайлыклары булдырылган яңа микрорайоннарга күчерелгән. Т.Әйди. Аларны яклаганнар, бу эшкә һәвәсләндергәннәр, яшәешләренә һәм кәсепләренә төрле уңайлыклар тудырганнар. М.Гайнетдинов 3) Нәрсәнеңдер уңай ягы, файдасы . Без моңар хәтле семьялар белән монда күчүнең уңайлыгы турында берничә тапкыр сөйләшеп алган идек инде. Ш.Камал. Әгәр компания клиентның уңайлыгы турында кайгыртмаса, мондый офиска кешеләр юлны тиз онытачак. Якты юл |